16+

Казанда бер хатын-кызның умыртка баганасын сындырган троллейбус йөртүчене эзлиләр

Казан ЮХИДИ хезмәткәрләре троллейбус салонында хатын-кыз умыртка баганасын сындырган йөртүчене эзли.

Казан ЮХИДИ хезмәткәрләре троллейбус салонында хатын-кыз умыртка баганасын сындырган йөртүчене эзли.

Бу хакта Татар-иформ хәбәр итә.

Бу хәл кичә иртән Декабристлар урамында урнашкан “Восстание” җәмәгать транспорты тукталышында килеп чыккан.

Юл-транспорт һәлакәтендә 75 яшьлек пассажир хатын-кызның умыртка баганасы сынып, хастаханәгә озатканнар. Троллейбус йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән.

Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге хәлнең шаһитларын (843) 533-38-19, 533-38-48 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүен сорый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X