16+

Казанда Химиклар көне уңаеннан Сергей Лазарев белән Элвин Грей җырлаячак

Бүген «Казан» гаилә үзәгендә Химиклар көнен билгеләп үтәчәкләр.

Бүген «Казан» гаилә үзәгендә Химиклар көнен билгеләп үтәчәкләр.

Программада эстрада йолдызлары концерты, мастер-класслар, салют һәм башка күп нәрсәләр булачак. Бәйрәм программасының хедлайнеры булып җырчы Сергей Лазарев чыгыш ясаячак, шулай ук сәхнәгә Элвин Грей, Barbara Band һәм диджей BubbleGum кебек башкаручылар чыгачак.

Бәйрәм 18:00 сәгатьтә башлана. Казан халкын һәм кунакларын химик һәм интро-акробатик шоу, аквагрим һәм беләзекләр ясау буенча мастер-класслар көтә, дип яза kzn.ru. Шулай ук мәйданчыкта фуд-корт, фотозона һәм фотобудка эшләячәк. Бәйрәм салют белән тәмамланачак. 

Исегезгә төшерәбез, быел Казан сәнәгате флагманнарының берсе – «Казаноргсинтез» предприятиесе (СИБУР компанияләр төркеменә керә) продукциясен чыгаруга 60 ел тула. Предприятие икътисадта төп роль уйный, шулай ук югары казанышлар спортына һәм профессиональ командаларга ярдәм итүдә актив спонсорлык эшчәнлеге алып бара, дип билгеләп үтте элегрәк шәһәр Мэры Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading