16+

Казанда «Киноҗәй» башлана

Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында "Киноҗәй" проекты башлана. Тамашачыларга рус киносының "алтын фондыннан" "Любовь и голуби" комедиясе күрсәтеләчәк, - дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе.

Күрсәтү 20:00 сәгатьтә башланачак. Тамашачыларга фильмны карау өчен үзләре белән утырыр өчен җәймә алырга киңәш ителә. Кино күрсәтү башланыр алдыннан бүләкләр уйнатылып, бәйгеләр узачак. Шул ук көнне Казан паркларында "Мәдәни мохит" чарасы да утәчәк.

Искәртеп үтәбез, "Киноҗәй" проектын Казан шәһәре Башкарма комитеты "Ретро FM" радиостанциясе һәм "Татаркино" белән берлектә оештыра. Кинолар 14 июньнән 23 августка кадәр Казан паркларында һәм скверларында күрсәтеләчәк. "Джентельмены удачи", "Операция Ы и другие приключения Шурика", "Девчата", "Бриллиантовая рука" һәм башка фильмнарны күрсәтү планлаштырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading