10-11 июньдә «Черек күл» паркында җәйге китап фестивале узачак.
Биредә гаиләләр өчен төрле чаралар үткәрү программасы планлаштырылган. 3 яшьтән 12 яшькә кадәр булган балалар өчен остаханәләрне төрле нәшриятлар оештыра. Гаилә аттракционында катнашучылар үзләре персонажлар уйлап табып, аларга исемнәр кушалар һәм бер-берсенеке белән таныштыралар. Балалар көндәлек тормыштагы вакыйгаларны сюжет итеп алырга мөмкин. Ике көндә дә паркта музыкаль студия һәм фәнни-популяр лаборатория эшләячәк.
Китап фестивалендә балалар һәм үсмерләр өчен китаплар тәкдим ителә.
Комментарийлар