16+

Казанда “Корбан Фест” гаилә фестивале узачак

20 июльдә – Корбан гаете. Әлеге бәйрәм уңаеннан Казанда М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында “Корбан Фест” гаилә фестивале узачак.

Казанда “Корбан Фест” гаилә фестивале узачак

20 июльдә – Корбан гаете. Әлеге бәйрәм уңаеннан Казанда М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында “Корбан Фест” гаилә фестивале узачак.

Бәйрәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан казанлылар һәм башкалабыз кунаклары өчен үткәрелә һәм ковидка каршы чаралар күреп оештырыла. 

Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләде, ул 13:00 сәгатьтә башланачак һәм 17:00-гә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар мөнәҗәтләр, нәшидләр, шигырьләр тыңлый алачак, аниматорлардан шоу, вело-шоу һ.б. күрәчәк.

Гаилә фестивале “Чорлар бәйләнеше – үткәне, бүгенгесе, киләчәге” концептуаль темасы кысаларында узачак. Программада әлеге теманы чагылдыру өчен паркта 3 күңел ачу зонасы – активити-мәйданчыклар урнаштырылачак. Аларның һәркайсы үткәннең, хәзергенең һәм киләчәкнең тематик мохитенә керергә мөмкинлек бирәчәк.

Беренче мәйданчыкта – “Үткән заман”да балалар өчен төрле мастер-класслар, бисер һәм стразалар белән открыткалар, агач һәм күн беләзекләр, аквагрим, твистинг, эстафета һәм башкалар көтелә.

“Хәзерге заман” зонасында мехенди буенча мастер-класслар, гипс сыннар буяу, балчыктан әйберләр ясау, аниматорлар белән уеннар, агач уенчыклар белән уеннар, сабын шоуы һ.б. узачак.

Өченче мәйданчыкта – “Киләчәк” мәйданчыгында киндер тукымада акрил һәм текстур паста белән зур картина ясау, балалар өчен интеллектуаль уеннар, балалар өчен “Рамазан” балалар бакчасына йөрү өчен сертификат уйнату, Mama Spase (әниләр һәм балалар өчен киңлек), фитнес клубка сертификат уйнату, фәнни шоу һ.б. булачак.

Паркта шулай ук фуд-корт эшләячәк, дип яза dumrt.ru.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading