16+

Коронавирус белән авырган медицина хезмәткәрләре ялга китәчәк

Реабилитация үзәкләренә җиде табиб һәм шәфкать туташы юллама алган.

Реабилитация үзәкләренә җиде табиб һәм шәфкать туташы юллама алган.

Казанда җиде табиб һәм шәфкать туташы коронавирустан соң тернәкләндерү узу өчен шифаханәгә юлламалар алган. Бу хакта мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Рәхмәт, доктор!" хәйрия акциясе кысаларында 2020 елның апрелендә ТР Дәүләт Советы депутатлары "Ак Барс Созидание" фондына табибларга бер көнлек хезмәт хакын керттеләр. Әлеге акчаларның бер өлеше COVID-19чире белән авырып, бернинди өстәмә түләүләр дә алмаган 65 яшьтән өлкәнрәк амбулатория-поликлиника челтәре хезмәткәрләренең реабилитациясе өчен шифаханәгә юлламаларны рәсмиләштерүгә юнәлтелгән иде", - дип аңлатыла хәбәрдә.

Медицина хезмәткәрләренә юлламаларны Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгений Лодвигова тапшырды.
Тернәкләндерү курсы җиде көн тәшкил итәчәк, ял итү урыннарын табиблар үзләре сайлаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading