16+

Казанда күпкатлы йорттан егылган егетнең үлеменнән соң җинаять эше кузгатылды

Казанда 17 яшьлек егетнең күпкатлы йорт балконыннан егылу факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Казанда күпкатлы йорттан егылган егетнең үлеменнән соң җинаять эше кузгатылды

Казанда 17 яшьлек егетнең күпкатлы йорт балконыннан егылу факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова "Татар-информ"га хәбәр итте.

Искәртеп үтик, кичә иртән 2нче Юго-Западная урамындагы йорт тирәсендә биеклектән егылган яшь егетнең мәете табылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, егет күпкатлы йорт балконында дус кызы белән таң каршылаган. Яшьләр 24нче катка менгәннәр һәм уртак балконга чыкканнар. Бер мәлне кыз подъездга кергән, ә кире килгәндә, егетнең йорттан берничә метр ераклыкта парковкада ятуын күргән.

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Суд-медицина һәм үлемнән соң психологик-психиатрик экспертиза билгеләнгән. Тикшерүчеләр шаһитлардан сорау ала һәм фаҗига сәбәпләрен өйрәнә.

«Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булганча, «Үз-үзен үтерүгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading