16+

Казанда креатив индустрия мәктәбе ачыла

Казандагы Н.И. Фешин исемендәге сәнгать училищесы базасында “Креатив индустрия мәктәбе” ачылачак.

Казандагы Н.И. Фешин исемендәге сәнгать училищесы базасында “Креатив индустрия мәктәбе” ачылачак.

Училище җитәкчесе Ольга Гыйльметдинова сүзләренчә, әлеге проект Россиядә уйлап табылган.

“Бу 12-17 яшьлек балалар өчен өстәмә белем алу мөмкинлеге. Безнең училищеда дизайнерлар эшләрен күрә аласыз. Ягъни бездә азмы-күпме база бар. Шуңа да училищены мәктәп базасы итеп сайлау юкка түгел. Без Россия буйлап бик күп дизайнерлар белән хезмәттәшлек итәбез”, - ди Ольга Александровна.

Әмма училище директорын бер сорау борчый: мәктәпкә кабул ителүчеләр арасында иҗади конкурс үткәрелмәячәк.

“Кем беренче гариза бирә, шул эләгә дигән сүз. Әмма безнең башка вариантлар юк, закон шулай таләп итә. Баланың иҗатны бераз күзаллыймы икәнен аңлар өчен берәр нинди сөйләшүләр үткәрәсе килә, әлбәттә”, - ди сәнгать училищесын җитәкләүче.

Мәктәптә барлыгы 80 бала белем алачак. Аларны 20 шәр итеп студияләргә бүләләр. Студияләр арасында виртуаль чынбарлык студиясе, дизайн, анимация, фото-видеога өйрәтә торганнары бар. Киләсе елга фешн-дизайн һәм тирене сәнгати эшкәртү буенча студияләр өстәләчәк. Биредә белем алу түләүсез. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading