16+

Казанда кызамык очрагы теркәлгән

Казанда бер гаиләдә әнисе белән алты яшьлек улы чит илдә ял иткәндә кызамык ияртеп кайткан. Икесе дә кызамыкка каршы прививка ясатмаган булган. Ә менә вакцина кадаткан әтиләре, авыру кешеләр белән элемтәдә булса да, кызамыкны йоктырмаган.

Казанда бер гаиләдә әнисе белән алты яшьлек улы чит илдә ял иткәндә кызамык ияртеп кайткан. Икесе дә кызамыкка каршы прививка ясатмаган булган. Ә менә вакцина кадаткан әтиләре, авыру кешеләр белән элемтәдә булса да, кызамыкны йоктырмаган.

Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов әйтүенчә, быел Татарстанда кызамык очрагы инде бишенче тапкыр теркәлә. Күп очракта авыру нәкъ менә прививка ясатмаган кешеләрдә күзәтелә.

– Кызамыкка каршы прививка бездә иң беренче тапкыр 1952 елда кертелгән. Аны балага 1 һәм 6 яшьтә ясыйлар. Бу – кешене гомере буена кызамыктан саклый. Әле шушы көннәрдә генә үзем дә анализлар бирдем, балачакта кызамыкка каршы прививка ясатканга 39 ел узса да, ул мине әле дә саклый. Кызганыч, кызамыкка каршы дару уйлап табылмаган, гадәттә, авыруның хәлен азрак җиңеләйтергә, тән температурасын төшерергә генә була. Авыруны кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы – прививка, – ди Дмит­рий Лопушов.

Кызамыкның билгеләре салкын тигәндәге кебек. Кешенең тән температурасы күтәрелә, авыз куышлыгы һәм өске тын юллары ялкынсына. Ул йөткерергә, күзләре кызарыр­га мөмкин. Кызамык 99 процент очракта башкаларга иярә.
– Беренче каттагы фатирда кызамык авырулы бала бар икән, вентиляция каналлары аша авыру тугызынчы катка менеп җитәргә һәм тиз арада тулы бер подъезддагы, йорттагы кешеләрне зарарларга сәләтле, – ди Дмитрий Лопушов.

Авыру өзлегүләр белән дә куркыныч, еш кына үпкә ялкынсынуына китерә. Кызамык­тан терелдем дип уйласаң да, авыру алты-­җиде елдан үзен сиздерергә мөмкин. Шул сәбәпле кешенең нерв системасына зыян килү куркынычы зур.

Әгәр дә прививка ясаттыммы-юкмы, дип шикләнәсез икән, моны теркәлү урыны буенча сырхауханәгә барып тикшертергә була. Анда кешенең прививкалары турында махсус картотека алып барыла. Прививка ясатмаган булсагыз, моны шулай ук теркәлү урыны буенча сырхауханәдә бушлай эшләтергә мөмкин. Вакцина ике тапкыр – өч ай аралык белән ясала.
Эльвира Мозаффар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading