16+

Казанда һәм республика районнарында иң яхшы маммологлар бушлай тикшерү уздыра

"Татарстан командасы" "Милләт сәламәтлеге" проектын башлап җибәрә

"Татарстан командасы" "Милләт сәламәтлеге" проектын башлап җибәрә

Татарстан районнарында маммологик мобиль лабораторияләр эшли. Әлеге лабораторияларда республиканың маммология үзәге табиблары хатын-кызларга бушлай тикшерү уздыра. Белгечләр Лаеш һәм Яшел Үзән раойннарында булдылар инде, чиратта - Әтнә, Биектау, Арча, Балык Бистәсе, Саба, Питрәч районнары һәм Казан.
Әлеге яңа проект "Яшьләр институты" директоры Борис Менделевич тәкъдиме белән эшли башлады. Татарстанның алдынгы табиблары исә аның тәкъдименә бик теләп кушылдылар.
- Авыруны дәвалауга караганда, аны кисәтү күпкә җиңелрәк. Әйдәгез әле искә төшерик, без авыруны булдырмый калу өчен нәрсә эшлибез: вакытында тикшеренәбезме, спорт белән шөгыльләнәбезме, дөрес туклана һәм эчәбезме? Безнең сәламәтлек - үзебезнең кулда. Барыбыз бергә кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә илебезнең сәламәтлек саклау өлкәсе дөньяда иң яхшысы булуына иманым камил, - ди Борис Менделевич.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading