16+

Казанда мандарин ашау чемпионаты уза! Кем катнаша?

«Зенит-Казан» волейбол командасы җанатарлары Казанда мандарин ашау буенча чемпионат оештырырга җыена.

«Зенит-Казан» волейбол командасы җанатарлары Казанда мандарин ашау буенча чемпионат оештырырга җыена.

Әлеге турнир 26 декабрьдә — Казан «Зенит»ының “Газпром-Югра” белән матчы алдыннан һәм 29 декабрь «Ярославич» командасы белән каршы уенда Воллейбол үзәгендә оештырылачак.

Мандарин ашау чемпионатында теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен теркәлергә генә кирәк. Турнир бергә-бер форматында уза. Җиңелүче кеше уеннан төшеп кала. Катнашучыларга мандаринны чистартырга һәм ашарга бер минут вакыт бирелә. Дүрт иң оста мандарин ашаучы арасында супер-бүләк уйнатачаклар. Иң күп мандарин ашаган кешене дә бүләк көтә.

Моннан тыш воллейбол сөючеләрне яңа ел уенчыклары ясау буенча осталык дәресләре көтә. Һәр кечкенә җанатар Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашачак. Уеннан соң һәр җанатарга спортчылар белән фотога төшү, автограф алу мөмкинлеге бирелә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мандарин ашау бэйгесе уздырырлык Казанга кайдан килгэн шул кадэр мандарин? Мандарин ускэн жирдэ утыра мэллэ Казан?

    Мөһим

    loading