16+

Казанда маньяк тотылган (+видео)

Казан кешесе өч хатын-кызны үтерүдә шикләнелә

Казан кешесе өч хатын-кызны үтерүдә шикләнелә

Казанда яшәүче 48 яшьлек ир өч хатын-кызны үтерүдә шикләнелеп кулга алынган. Бу хакта Россия тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2009 елның җәендә Авиатөзелеш районында урманлыкта баш сөяге-мие җәрәхәте булган, көчләп үтерелү билгеләре булган 30 яшьлек хатын-кызның гәүдәсе табылган иде. Ләкин ул чагында үтерүчене таба алмадылар. Һәм менә 11 елдан соң хокук саклаучылар яңа методикалар ярдәмендә җинаять эшендә булган матди дәлилләрне махсус тикшерү аша уздырдылар. Аларны башка җинаять кылуга катнашы булган ирдән алынган  биологик эзләр белән чагыштырганнар. ДНК тулысынча туры килгән.

Җинаятьчене тоткарлаганнар, ул үз гаебен таныган. Ачыкланганча, ир-ат 17-35 яшьлек хатын-кызларга тагын биш тапкыр һөҗүм ясаган. Зыян күрүчеләрнең икесен үтергән. Шикләнелүче кешене сак астына алганнар, хокук саклаучылар аның җинаятьчел эшчәнлегенең өстәмә эпизодларын ачыклый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading