16+

"Татарстанда тел сәясәте күпләр өчен үрнәк булып тора"

Бүген Казанның "Корстон" үзәге мәйданында милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының VI форумында дәвам итә. Ул 29 июньдә башланып, 2 июльгә тәмамлана. Анда Россиянең 25 төбәгеннән 250 журналист катнаша. Алар арасында эре махсуслашкан милли массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, танылган журналистлар да бар. Форумның пленар утырышында Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев,...

Бүген Казанның "Корстон" үзәге мәйданында милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының VI форумында дәвам итә.

Ул 29 июньдә башланып, 2 июльгә тәмамлана. Анда Россиянең 25 төбәгеннән 250 журналист катнаша. Алар арасында эре махсуслашкан милли массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, танылган журналистлар да бар.

Форумның пленар утырышында Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Этникара журналистика гильдиясе рәисе Маргарита Лянге, Массакүләм мүгълүмат агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов катнаша.

Үзенең сәламләвендә А.Зарипов форумның төп максаты - милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының халәте һәм үсеше турында сөйләшү, үзара тәҗрибә уртаклашу дип белдерде.

Милли мәсәләләр буенча федераль агентлыкның эчке коммуникацияләр бүлеге җитәкчесе Рамазан Альпаутов үз чыгышында "Татарстанда тел сәясәте күпләр өчен үрнәк булып тора" - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading