Бүген Казанда Үзәк стадионы янындагы мәйданчыкта "Милләтләр кроссы-2016" Бөтенроссия йөгерү ярышлары үтте.
"Милләтләр кроссы" кысаларында 1 чакрымга массакүләм, VIP-йөгерүләр, шулай ук 2, 4, 6, 8, 12 километрга ярышлар узган. Массакүләм стартларда 20 меңнән артык кеше катнашкан. VIP-ярышларда хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнар вәкилләре - Татарстан Премьер-министры урынбасарлары Васил Шәйхразиев, Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм башкалар катнашты. Хатын-кызлар арасында беренче урынны - "Татарстан Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды" директоры Алсу Мифтахова, ир-атлар арасында Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары - эшләр белән идарә итүче Сергей Коростелев алды. Массакүләм йөгерү ярышлары Татарстан башкаласыннан тыш тагын 79 шәһәрдә узачак.
Чарадан фоторепортаж
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар