16+

Казанда мәктәпкә һөҗүм әзерләгән яшүсмерне тоткарлыйлар

Яшүсмерне Казанда белем бирү учреждениесенә һөҗүм итәргә әзерләнгәне өчен тоткарлыйлар.

Яшүсмерне Казанда белем бирү учреждениесенә һөҗүм итәргә әзерләнгәне өчен тоткарлыйлар.

ФСБ хезмәткәрләре яшүсмернең өендә пневматик винтовка таба. Хокук сакчылары мәгьлүматларына караганда, ул Казанда белем бирү учреждениесенә кораллы һөҗүм ясарга җыенган.

"Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә әлеге җинаятьне әзерләүгә катнашы булган яшүсмер тоткарланды", - диелә хәбәрдә.
Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерүгә әзерлек маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Яшүсмернең өендә пневматик винтовкасы табылган, интернет аша егет "әлеге төр коралны сугышчан коралга үзгәртү" турындагы мәгьлүматлар эзләгән. Моннан тыш, яшүсмер мәктәпкә һөҗүм турында язмалар белән дә кызыксынган. Тоткарланучы сүзләренчә, аны Telegram мессенджеры аша Украинада яшәүче үзен Ярослав Овсюк дип атаган кеше эзләп табып яза һәм массакүләм үтерүгә күндерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading