16+

Казан мәктәпләре карантинга ябыла

Казанның биш мәктәбендә 13 сыйныф карантинга ябылган.

Казанның биш мәктәбендә 13 сыйныф карантинга ябылган.

Вахитов районының 18нче мәктәбе, Яңа Савин районының 49нчы, 31нче, 143нче мәктәпләре, Совет районы инженер-лицеенда ОРВИ аркасында берничә сыйныфта дәресләр укытылмый.

Казанның мәгариф Идарәсе әйтүе буенча, балалар якынча бер атнадан янәдән укырга керешәчәк. Искәртеп узабыз, Казанда грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның саны эпидемиологик чиктән узуы күзәтелә. Башкалада гриппның 118 очрагы теркәлгән. Шулар арасында 89 бала да бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading