16+

Казанда муниципаль парковкалар яңа график буенча эшли башлады

10 гыйнвардан Казан шәһәрендә муниципаль паркинглар эшчәнлеге үзгәрәчәк.

10 гыйнвардан Казан шәһәрендә муниципаль паркинглар эшчәнлеге үзгәрәчәк.

Эш көннәрендә машина калдырган өчен хәзер акчаны иртәнге 8дән кичке 7гә кадәр түләргә кирәк булачак. Моңа кадәр бу вакыт аралыгы иртәнге сәгать 7дән кичке 6га кадәр иде.

Шимбә, якшәмбе көннәрендә машина кую урыннары бушлай хезмәт күрсәтәчәк. Билгеле булганча, парковларда 15 минут тору болай да түләүсез. Моннан тыш бәйрәм көннәрендә дә машиналарны паркингларга бушлай калдырып китәргә мөмкин булачак.

2022 елда, мисал өчен, Яңа ел каникулларыннан тыш, 23 февраль, 7 һәм 8 март, 2, 3, 9, 10 май, 13 июнь, 30 август, 4 ноябрь көннәрендә парковкалардан акча түләмичә генә файдаланырга була. Шулай ук Ураза гаете һәм Корбан гаете көннәрендә каладагы парковкаларга акча түлисе түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading