16+

Казанда әни кеше кечкенә кызын җәберләгән һәм моны видеога төшергән

Аннан соң видеоны кызның әтисенә җибәргән.

Аннан соң видеоны кызның әтисенә җибәргән.

Казанда өч бала әнисе кечкенә кызын җәберләгән һәм салкын балконга бикләп куйган. Кайбер мәгьлүматлар буенча ул моны граждан иренә үч итеп эшләгән. Янәсе, ул хатынны ташлап чыгып киткән. 

Әлеге гаиләнең күршеләре әйтүенчә, хатынның олы кызы әбисендә тәрбияләнә. Мәрхәмәтсез ананың шулай ук инвалид улы бар. Ә иң кече кызын ул гел кыйнап тора һәм яратмый, диләр. Кызның әтисе-хатын-кызның граждан ире. Беренчел мәгълүматлар буенча, элек ул хөкем ителгән булган. 

Хәзер әлеге мәрхәмәтсез әнинең күршеләре әлеге хәл турында полициягә гариза язган. Балаларны 18-нче номерлы шәһәр хастаханәсенә алып киткәннәр. РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, тикшерү бара. 

Исегезгә төшерәбез, бу Казанда мондый беренче очрак кына түгел. 2021 елның 1 декабрендә Казанда Җиңү проспекты урамындагы йортларның берсендә 31 яшьлек исерек хатын бер яшьлек кызын кыйнаган һәм моны ул кесә телефоны камерасына төшергән иде.
Әлеге факт нигезендә «Җәберләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Әлеге хатынны хөкем иттеләр, ә бала әбисе тәрбиясендә. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading