16+

Казанда олы яшьтәге хатын күпердән егылып төшкән

Казанда күпердән елгага егылып төшкән олы яшьтәге бер хатынны коткарганнар.

Казанда күпердән елгага егылып төшкән олы яшьтәге бер хатынны коткарганнар.

11 май иртәсендә, 06.16да 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына Ямашев проспектындагы өченче транспорт дамбасы күпереннән Казансу елгасына хатын-кызның егылып төшүе турында хәбәр килеп ирешә.
06.36да коткаручылар күпердән 150 метр ераклыкта 67 яшьлек хатын-кызны табып елга ярына алып чыкканнар. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар, хатын-кызны 7 нче шәһәр хастаханәсенә илткәннәр.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading