16+

Казанда җомга һәм гает намазларына йөрүчеләр саны арткан

Җомга, Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре көннәрендә укыла торган намазларда башкалабыз мәчетләрендә 33 мең казанлы һәм шәһәребез кунаклары катнаша.

Җомга, Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре көннәрендә укыла торган намазларда башкалабыз мәчетләрендә 33 мең казанлы һәм шәһәребез кунаклары катнаша.

Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанның 75 мәчетендә статистик исәп-хисап алып бару нәтиҗәләре буенча билгеле булды.

Шул ук вакытта мәчетләрнең уртача сыйдырышлыгы 300 кешене тәшкил итә. Аларның иң зурысы – Кол Шәриф мәчете берьюлы үзенә 3 мең кардәшебезне сыйдыра ала. Соңгы елларда ТР Президенты катнашында төп бәйрәм чаралары узган Галиев мәчете 500 кешегә исәпләнгән. Беренче җәмигъ мәчет булып саналган “Мәрҗани” үзенә 600 кешене кабул итә ала. Татарстан буенча барлыгы 1500 мәчет эшли. Мөселман дине гыйбадәтханәләре саны буенча безнең республикабыз Россия төбәкләре арасында икенче урында тора.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading