16+

Казанда педофилны эзлиләр

Казанда педофил ир-ат ун яшьлек кызны көчләүдә гаепләнә.

Казанда педофил ир-ат ун яшьлек кызны көчләүдә гаепләнә.

25 сентябрьдә Казанның Идел буе районындагы бер йортта ир-ат өенә кайтып баручы кыз белән лифтка керә, 15нче катка менеп җиткәч, имеш, песине югалткан дип, баланы баскыч мәйданчыгына алып чыгып бозык гамәлләр кыла. Әлеге ир-атның йөзе күзәтү камераларына да эләккән. Татарстан буенча Эчке эшләр минитсрлыгының Казан идарәсе аның якынча фотороботын ясап Казан мәктәпләренә дә таратты.

Шаһитләр күзаллавынча, ул 20 яшьләр тирәсендә, ябык гәүдәле егет. Соңгы тапкыр күргәндә ул куе зәңгәр төстәге джинс чалбардан, кыска җиңле көлсу футболкадан булган. Гадәттә, балаларны югалган песи кыйссасы белән үзенә җәлеп итә. Бу бер айга икенче очрак: 2 сентябрь көнне җинаятьче тагын бер ун яшьлек кызга карата бозык гамәлен кылган иде инде.

Әлеге ир кешене Фучик, Космонавтов урамында да күрүчеләр булган. Педофил турында берәр мәгълүмат белсәгез, полиция хезмәткәрләре 8 (843) 291-48-21 номеры аша шалтыратып хәбәр итүегезне сорый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading