"Россия азатлыгы" Легионы тарафдары* Казандагы полигонда техниканы яндырырга теләгән.
Казанда полигонда хәрби техниканы яндырырга ниятләгән "Россия азатлыгы" легионы тарафдары тоткарланган.
30 яшьлек татарстанлы үз ниятен тормышка ашыра алмый калган, аны хокук сакчылары тоткарлаган. Тикшерүләр вакытында ир-атның фатирында төрле шартлаткыч матдәләр табылган.
Шулай ук Казан югары танк команда училищесы полигоны янында диверсант яшереп саклау өчен махсус урын әзерләгән, анда керосин салынган 17 шешә сакланган. Ир-атка карата "Террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар