16+

Казанда психиатрия хастаханәсендә мәҗбүри дәваланудагы ике җинаятьче качкан

Казанда мәҗбүри дәвалануда булган ике ир-атны эзлиләр. Алар психиатрия хастаханәсеннән качкан, дип хәбәр итә Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Казанда мәҗбүри дәвалануда булган ике ир-атны эзлиләр. Алар психиатрия хастаханәсеннән качкан, дип хәбәр итә Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Беренчесенең исеме Артем Павлов, аңа 37 яшь, буе 190 см тирәсе, соры-зәңгәр күзле, җилкәсендә татуировкасы бар.

Икенче качкын - 31 яшьлек Дмитрий Колупаев, аның буе 170-175 см, уртача гәүдәле, кул бармакларында берничә балдак һәм хәрефләр рәвешендәге татуировкасы бар.
"Татар Информ" мәгълүматлары буенча, ике ир-ат та авыр җинаятьләрдә гаепле дип табылган һәм суд карары буенча мәҗбүри дәвалануда булганнар.

Әлеге кешеләрнең кайда булуы турында мәгълүматка ия булучыларга 8-843-291-28-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.

Казанда психиатрия хастаханәсендә мәҗбүри дәваланучы ике җинаятьче качкан
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading