16+

Казанда Россия Герое Дамир Гыйлемханов хөрмәтенә мурал барлыкка килде

Офицерга 22 яшь иде.

Офицерга 22 яшь иде.

Казандагы йортларның берсе фасадында Украинадагы махсус операциядә һәлак булган Россия Герое Дамир Гыйлемханов хөрмәтенә мурал барлыкка килде. 

Гыйлемханов Казанда туган. Әлеге мурал хәрби егет яшәгән йорттан ерак түгел куелган. Аның авторы рәссам Азат Алеев, 9 май алдыннан үз эшен тәмамлаган. 
Дамир Гыйлемханов якташы Дамир Исламов белән бергә бер танкта һәлак була. 

Егет 2019 елның 3 июлендә хәрби хезмәткә алынган, соңрак контракт төзеп хезмәтен дәвам иткән.
 7 март көнне Украинада махсус хәрби операция вакытында Т-72Б1 танкы экипажы Луганск Республикасының Северодонецк районында дошман территориясендә штурм оештырган. Танк командиры - өлкән лейтенант Дамир Исламов, механик-йөртүче Дамир Гыйлемханов һәм рядовой Иван Цевун ут ачып, каршы яктагы дошманнарын юк иткән, әмма машинага «коктейль Молотова» эләгә һәм яна башлый. Егетләр утны сүндерә. Каршы көчләрнең биш танкына каршы торып, дүртесен юк итәргә ирешәләр. Әмма снаряд төшеп, безнең егетләр утырган танк шартлый, солдатлар батырларча һәлак була. Украинада һәлак булган Казан егетенең әтисе: «8 март белән котламагач, әнисе сизенде шул»

Россия Президенты Путин Указы нигезендә, Дамир Гыйлемхановка үлеменнән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелгән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading