16+

Казанда Ростов өлкәсеннән китерелгән казылыкта Африка дуңгыз чумасын кузгатучы табылган

Ростов өлкәсе предприятиесе җитештергән ит продукциясендә Африка дуңгызлар чумасын кузгатучы генетик материал табылган.

Ростов өлкәсе предприятиесе җитештергән ит продукциясендә Африка дуңгызлар чумасын кузгатучы генетик материал табылган.

Татарстанның төбәкара ветеринария лабораториясе дуңгыз итеннән җитештерелгән продукция пробаларында («Деревенская с чесноком» ярымысланган казылыкта) тикшеренү нәтиҗәләре буенча Африка дуңгыз чумасын кузгатучы генетик материал тапкан. Әлеге продукцияне Ростов өлкәсендә җитештергәннәр.

Хәзерге вакытта Россельхознадзор әлеге вирусның предприятие продукциясенә эләгү сәбәпләрен билгеләү һәм авыруның алга таба таралуына юл куймау өчен предприятиене планнан тыш тикшерү оештырган.
Ведомствоның җирле идарәсе казылык өчен чимал җитештерүчеләрне тапкан һәм үтә куркыныч тудырган продукция җибәрелгән төбәкләрне ачыклаган. Ростовтагы предприятиедә планнан тыш тикшерү уза.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading