Кичә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янындагы бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәле каршында Пушкинның туган көне уңаеннан традицион шигъри митинг узды. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды.
– Сезне илебез үткәргән ике зур бәйрәм белән ихластан котлыйм. Рус теле – дөньяда иң киң таралган телләрнең берсе. Миллионлаган кеше рус телендә аралаша, аңлый, аны халыкара аралашу өчен сайлый. Безнең өчен рус теле – дәүләт теле. Нәкъ менә тел аша халыкның тирәнтен үзгәрешен күрергә була. Тел – халык җаны, җәмгыятьнең рухи саулыгы, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Төп бәйрәм чаралары Казанның Лядской бакчасында узды. Биредә VI «Книга-фест» фестивале үткәрелде. Мондагы барлык мәйданчыклар Театр елына багышланган иде. Фестиваль кичке сигездә генә тәмамланды. Шәһәр халкы Аксенов бакчасында Осип Мандельштамга багышланган кино карады.
Татарстан Республикасы Милли музее да бөек рус шагыйренең 220 еллыгына багышланган күргәзмә оештырган иде. Биредә Пушкинның элекеге китаплары да халыкка күрсәтелде. Музей хезмәткәрләре Пушкин белән Тукай арасында да бик күп уртаклыклар тапкан. Алар икесе дә татар һәм рус шигъриятенә нигез салучы, диләр. Габдулла Тукай Пушкинның шигырьләрен дә оста тәрҗемә иткән булган әле.
Комментарийлар