16+

Казанда сатучы кыз үтерелгән

Кичә Казанның Чуйков урамында урнашкан кибеттә сатучы кыз үтерелгән.

Кичә Казанның Чуйков урамында урнашкан кибеттә сатучы кыз үтерелгән.

Кичке 10нар тирәсендә бер ир-ат "Альпари" кибетенә кереп, 22 яшьлек сатучы кызга пычак белән кадаган. Әлеге коточкыч хәлнең шаһитлары полицейскийлар чакырткан, алар җинаятьчене тоткарлаган. Ә менә Ашыгыч ярдәм табиблары кызны коткарып кала алмаган, ул урында ук җан биргән. Әлегә җинаятьченең үтерелгән кыз белән таныш булу-булмавы әйтелми. Соңгы мәгълүматлар буенча, кулга алынган ир-ат психиатрда исәптә тора.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, әлеге очрак буенча бүген "Кеше үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, аның буенча барлык материаллар Тикшерү комитетына тапшырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading