16+

Казанда шәфкать туташының хезмәт хакы 95 мең сумга кадәр җитә?

Эшкә алганда югары квалификацион категориянең булуы өстенлекләр бирә.

Эшкә алганда югары квалификацион категориянең булуы өстенлекләр бирә.

Мәскәүнең коммерция клиникаларында операциядә катнашучы медицина шәфкать туташының максималь хезмәт хакы – 150 мең, Санкт-Петербургта – 140 мең, Казанда 95 мең сумга җитә.

Татарстан башкаласында шундый белгечнең уртача эш хакы 50 мең сумга тигез. Бу хакта SuperJob сервисының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, мондый вазифа башкаручы хезмәткәр, «Операция эше» белгечлеге буенча гамәлдәге сертификаты булса, хирургия нигезләрен һәм операция ясау алымнарын, шулай ук хирургия җиһазлары һәм коралларының төп төрләрен белсә, 27 меңнән 35 мең сумга кадәр акча эшли ала.

Казанда медицина документлары белән эшләү тәҗрибәсе булган, медицина калдыкларын җыю, саклау һәм утильләштерү кагыйдәләрен белгән, ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләре, шулай ук бер елдан артык стажы булган кандидатларга аена 35-40 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр.

Татарстан башкаласында билгеле бер профильдәге операцияләрдә ассистентлык итү тәҗрибәсе һәм ике елдан артык эш стажы булган шәфкать туташлары 40-50 мең сум акча эшли.

Шул ук вакытта, заманча җиһаз белән эшләү тәҗрибәсе, шулай ук өч елдан артык эш стажы булган кандидатлар 50-95 мең сум күләмендә иң югары хезмәт хакына өметләнә ала. Эшкә алганда югары квалификацион категориянең булуы өстенлекләр бирә.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading