16+

Казанда шимбә көнне иртәдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк

Ярминкәләр шәһәр халкына Татарстан районнарыннан китерелгән фермерлык продукцияләрен кибеттәгедән арзанрак бәягә сатып алырга мөмкинлек бирә.

Ярминкәләр шәһәр халкына Татарстан районнарыннан китерелгән фермерлык продукцияләрен кибеттәгедән арзанрак бәягә сатып алырга мөмкинлек бирә.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шимбә көнне була торган авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләренә чакыра. 3 апрельдә Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Яшел Үзән районындагы «Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6да эшли башлый.

Ярминкәләр шәһәр халкына Татарстан районнарыннан китерелгән ит ризыклары, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка продукцияләрне кибеттәгедән арзанрак бәягә сатып алу мөмкинлеге бирә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Быел язгы ярминкәләр 13 мартта эшли башлады һәм 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы үткән ярминкәләргә барлыгы 76,7 тонна бәрәңге, 135,44 тонна яшелчә, 218,5 тонна ит, 26,7 тонна үлчәүле сөт, 174,6 тонна шикәр комы, 90 тонна он, 463 мең данә йомырка һәм 456,6 тонна ашлык китерелгән булган.

Гадәттәгечә, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казандагы ярминкә мәйданчыкларын йөреп чыга.

http://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading