16+

Казанда спиртлы эчемлек белән агуланып өч кеше үлгән

Казанда Симонов урамында урнашкан йортларның берсендә ике ир-ат (берсенә 36 яшь булган, икенчесенең шәхесе ачыклана) һәм 26 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәләре табылган.

Казанда Симонов урамында урнашкан йортларның берсендә ике ир-ат (берсенә 36 яшь булган, икенчесенең шәхесе ачыклана) һәм 26 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәләре табылган.

Әлеге компаниядән тагын бер 32 яшьлек хатын-кызны Казанның 7нче номерлы хастаханәсенә озатканнар. Беренчел фаразларга караганда, алар суррогат алкоголь белән агуланган.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында полиция хезмәткәрләре эшли, килеп чыккан хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Татарстан тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, Россия Җинаять кодексының 109 маддәсе 3 өлеше буенча ("Саксызлык аркасында үлемгә китерү") җинаять эше кузгатылган.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading