16+

Казанда суга сикергәннән соң, ике ир-ат реанимациягә эләккән

Зыян күрүчеләр сүзләренчә, җәрәхәтләрне алар игътибарсызлык аркасында алган.Бу хакта Татарстан 24 каналы хәбәр итә.

Зыян күрүчеләр сүзләренчә, җәрәхәтләрне алар игътибарсызлык аркасында алган.Бу хакта Татарстан 24 каналы хәбәр итә.

Казанда суга сикерү аркасында ике ир-ат муен умырткаларын сындырып, реанимациягә эләккән.
Зыян күрүчеләрнең сүзләренә караганда, алар игътибарсызлык аркасында имгәнгән: суга сикергәндә тирәнлекне исәпләмәгәннәр.

Имгәнүче ир-атларның хәлен табиблар авыр, әмма тотрыклы дип саный.
...Дәваланучы ирнең улы чумарга өйрәтүен сораган. Пирс сайлап алганнар, тик ир-ат аның тирәнлеген исәпләмәгән. Су төбенә бәрелеп аяклары оеп китә һәм бераз вакытка аңын җуя. Табиблар иргә муен умырткасы сынган һәм урыныннан күчкән дигән диагноз куя.
Медиклар сүзләренчә, мондый имгәнү җитди һәм операция таләп итә. Муен умырткалагы сынудан тыш, еш кына аякларга да зыян килә. Су төбендә ватылган шешәләр һәм башка чүп-чарга да юлыгырга мөмкин.
Табиблар шулай ук ел саен 10га якын кеше игътибарсызлык аркасында инвалид булып кала, дип белдерделәр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading