16+

Казанда табиблар бер хатынның борынындагы тараканны чыгарган

Казанда 31 яшьлек хатын, суларга авыр булуыннан зарланып, хастаханәгә барган. Бу хәл узган елның ноябреннән үк борчый икән.

Казанда 31 яшьлек хатын, суларга авыр булуыннан зарланып, хастаханәгә барган. Бу хәл узган елның ноябреннән үк борчый икән.

Томография борын куышлыгында ниндидер чит нәрсә булуын күрсәткән. Башта аны көнбагыш дип уйлаганнар. Операция ясаганда исә табиблар борыныннан таракан чыгарган. Аның борын эченә кайчан һәм ничек керүе билгесез. Тараканны гистологиягә җибәргәннәр. Пациентның хәле канәгатьләнерлек. Ярый әле табибка баруны тагын да кичектермәгән, югыйсә менингит яки башка авыру барлыкка килгән булыр иде.

Фото:http://kazanfirst.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading