16+

Казанда тагын ике автобус янган

Автобуслар теркәлүдән төшерелгән һәм утильләштерүгә җибәрелгән.

Автобуслар теркәлүдән төшерелгән һәм утильләштерүгә җибәрелгән.

Казанның Совет районында ике автобус янган. Беркем дә зыян күрмәгән, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Бүген иртәнге сәгать тугызынчыда Гадел Кутуй урамында ике "ПАЗ" автобусы янган. Аларны теркәлүдән алганнар һәм утильләштерүгә җибәргәннәр.
Янгын мәйданы 20 кв. метр тәшкил иткән. Булган хәлнең сәбәбе ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading