16+

Казанда татар милли аш-су осталары бәйгесе үтәчәк

27-28 февраль көннәрендә Казанда татар милли аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов исемендәге бәйге үтәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».

27-28 февраль көннәрендә Казанда татар милли аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов исемендәге бәйге үтәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Анда аш-су пешерүчеләр милли ризыкларны әзерләү буенча һөнәри осталыкта ярышачак. Бәйге Казан һәм Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциация­се тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы, Казан мэриясе белән берлектә оештырыла. Чараның максаты - бүгенге чорда татар милли аш-суының сыйфатын күтәрү, популярлаштыру.

Бәйге Ленин һәм Халыклар Дуслыгы ордены бүләкләре лауреаты, татар кулинариясе буенча бик күп китаплар авторы Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулуга багышлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading