16+

Казанда Татарстан халыкларының III Съезды уза

Иртәгә Казанда Татарстан халыкларының III Съезды узачак.

Иртәгә Казанда Татарстан халыкларының III Съезды узачак.

Мең кеше катнашындагы әлеге зур чарада республикада яшәүче халыкларны борчыган мәьәләләр турында сөйләшергә җыеналар. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан халыклары Съездын оештыру комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде.

- 1992 һәм 2007 елда үткән съездларда катнашучыларның теләкләрен истә тотып, бик күп глобаль карарлар кабул ителде. Бу юлы да аларны ишетәсебез килә, бу хөкүмәттәгеләр өчен дә бик мөһим, нәрсәгә игътибар итәргә, нинди юнәлешкә басым ясарга кирәклеген шул чыгышлардан чыгып билгеләячәкбез, ахырдан резолюция кабул ителәчәк, - дип сөйләде ул журналистларга.

Съезд эшендә 700 делегат катнашачак. Аларны ике төрле юл белән сайлаганнар: Татарстан халыклары ассамблеясы каршында эшләп килүче 36 милли-мәдәни автономияләр тарафыннан тәкъдим ителгән делегатлар һәм республика районнарыннан килүчеләр.

- Районнардан сайланган делегатлар үз җирлекләрендә абруй казанган, хөрмәтле кешеләр булсыннар дигән таләп куйдык. Аларның халыкка үз сүзләрен җиткерә ала торган кешеләр булуын теләдек, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, республика алып барган милли сәясәт уңышлы эшләп килә, әмма шулай булса да милләтара мөнәсәбәтләргә игътибар һәрдаим булырга тиеш.

- Милләтләр үзара дус яшәгән республикада гына икътисади һәм сәяси уңышларга ирешеп була. Алга таба үсәргә, көндәшлек сәләтенә ия булырга мөмкинлек туа. Милләтләр арасында каршылыклар туган территорияләр турында ишетеп кенә белмибез, аный үрнәк эзләп ерак барасы түгел, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading