16+

Казанда Тикшерү комитеты бүлегеннән сейф белән 14,6 млн сум акча урлауда шикләнелүчеләрне тоткарлаганнар.

Акча җинаять эше буенча матди дәлил булып тора.

Акча җинаять эше буенча матди дәлил булып тора.

Казандагы тикшерү бүлегеннән акча сакланган сейфны урлап алып чыгуда шикләнелүчеләр тоткарланган. Бу хакта ТАССка РФ Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте.

"Тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары барышында җинаять кылуда шикләнелгән берничә зат ачыкланды һәм кулга алынды. Алар белән тикшерү эшләре үткәрелә", - дип хәбәр итте Петренко. Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 5 октябрьдә караклар тикшерү идарәсенең бер бүлекчәсе бинасына үтеп кергән, аннан җинаять эше буенча матди дәлил буларак баручы 14,6 млн сум акча сакланган сейфны урлаганнар. 
Бу эшне тикшерү белән Россия Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсе шөгыльләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading