16+

Казанда «тимер» кешеләр йөгерде

Узган ялда республиканың 5 мең кешесе «Тимерман» ярыммарафонында катнашты. Йөгерергә яратучылар шул рәвешле җәйге сезоннарын япты.

Казанда «тимер» кешеләр йөгерде

Узган ялда республиканың 5 мең кешесе «Тимерман» ярыммарафонында катнашты. Йөгерергә яратучылар шул рәвешле җәйге сезоннарын япты.

«Тимерман» – яз, җәй, көз айларында бара торган йөгерүгә багышланган чаралар сериясе. Сезонның беренче ярышы май аенда Казанда уза. Аннан Әлмәт, Түбән Кама, Иннополис кебек шәһәрләргә тарала. Йөгерү чаралары төрле тематикага багышланган. әйтик, спортчылар марафон яки ярыммарафон вакытында башларына түбәтәй киеп яки музыка тыңлап йөгерәләр. «Тимерман» – «Ironmen» – «Тимер кеше» дигән сүздән алынган. Марафон аралыгын (42,2 чакрым) узган спортчыны шулай «тимер кеше» дип йөртәләр.

Ярыммарафонда быел да беренчеләрдән булып Ринас Әхмәдиев килде. бу юлы ул 1018 елда Мәскәүдә куйган рекордын да уздырган. Хатын-кызлар арасында ярышта беренчелекне Татьяна Архипова яулады.

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да 21,1 чакрым аралыкны узды. Камил хәзрәт ярыммарафонны 2 сәгать 15 минут эчендә узган.
Йөгерү сезонын ябу өчен Казанга Германия, Казахстан, Нигерия, Эль-Сальвадор һәм Россиянең 71 төбәгеннән профессиональ спортчылар килгән иде.

1000 бала 600 метр аралыкны йөгерде.

500 волонтер Волонтер елы уңаеннан 1 чакрым аралыкны узды.

Башларына түбәтәй кигән 819 кеше өч чакрым аралыкны узды.

Быел «Тимерман» чараларында барлыгы 27 мең кеше катнашты.

Фото: В контакте

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading