16+

Казанда Тимур Акулов белән хушлаштылар

Бүген Казанда Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акулов белән хушлаштылар.

Бүген Казанда Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акулов белән хушлаштылар.

Мәрхүм белән хушлашу өчен Кариев театрына йөзләрчә кеше килде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

 Кайгы мәрәсимендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Юрий Камалтынов, сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов, Татарстан Ветераннар советы рәисе Ирина Терентьева һәм башкалар катнашты.

Тимур Акулов – чит илләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда күп эшләгән кеше. Аның турында замандашлары һәм коллегалары әнә шулай дип искә алды.
Матәм чарасын Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ачып җибәрде.

– Язмыштан узмыш юк. Шуңа да карамастан, Тимур Юрьевичның безнең арадан иртә китүе аянычлы. Әгәр дә дәүләт эшендә эшләмәсә дә, иманым камил, Тимур Юрьевичны күреп белгән, аның белән сөйләшеп калган һәр кеше бүгенге кебек хушлашырга килер иде. Аның иң зур сыйфаты – кешеләрне ярату. Кемнән генә сорама, аның турында барысы да бер сүз әйтә: «Нинди яхшы кеше иде!» Бу – иң зур бәя. Ул дөньяда тирән эз калдырды, – диде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе Тимур Акуловның профессиональ сыйфатларын да телгә алды.
– Үзгәртеп кору елларында Тимур Юрьевич – үзенең әзерлеге белән зур эшләр башкарган кеше. Ул гарәп, инглиз, үзбәк, татар, рус телләрен камил белә иде. Аның әзерлекле булуы аркасында, чит илләр белән яхшы мөгамәлә урнаштыра алдык. Бу – иң зур эз. Бар халкыбыз исеменнән рәхмәт сиңа! Бу эз югалырга тиеш түгел. Син үз эшеңне эшләдең. Тыныч йокла! – диде Минтимер Шәймиев.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading