16+

Казанда төп чыршы ачыла

Бүген 17:00 сәгатьтә “Казан” гаилә үзәге янында 35 метрлы үзәк чыршыны ачачаклар. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Бүген 17:00 сәгатьтә “Казан” гаилә үзәге янында 35 метрлы үзәк чыршыны ачачаклар. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны интерактив программа, музыкантлар һәм аниматорлар чыгышлары көтә. Концерт программасының хедлайнерлары – «Болгар кызлары» төркеме, Yuki, Игнат Изотов, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Анастасия Макарова. 

«Казан» гаилә үзәге янында «КышДаКар-фест» фестивале кысаларында бәйрәм сәүдә рәтләре дә оештырылачак. Павильоннарны шәһәр символикасы һәм иллюминациясе белән бизәячәкләр.
Мәйданда балалар өчен аттракционнар булачак. Ә аниматорлар тылсымлы сандыктан бүләкләр белән уеннар тәкъдим итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading