16+

Казанда трамвай белән автобус бәрелешкән: имгәнүчеләр бар

Казанда трамвай белән бәрелешкән автобусның өч пассажиры имгәнгән.

Казанда трамвай белән автобус бәрелешкән: имгәнүчеләр бар

Казанда трамвай белән бәрелешкән автобусның өч пассажиры имгәнгән.

Бу турыда Татар-информ хәбәр итте.

«Кичә 37нче автобус Декабристлар урамында 154 йорт янында беренче маршурт трамвае белән бәрелешкән. Автобус йөртүчесе трамвайга юл бирмәгән», – дип сөйләделәр Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә.

Һәлакәт аркасында автобусның өч пассажиры – 31 яшьлек, 44 яшьлек һәм 27 яшьлек хатын-кыз имгәнгән.

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading