16+

Казанда триатлетлар бәйрәме узды

Узган ялларда Казанда триатлон буенча Европа чемпионаты һәм һәвәскәрләр арасында Ironstar 113 Kazan 2019 Timerman Cup ярышлары узды. Моңарчы әле Россиядә Европаның иң көчле триатлончыларының көч сынашканы булмаган иде, бу чемпионат бездә беренче тапкыр гына узды.

Узган ялларда Казанда триатлон буенча Европа чемпионаты һәм һәвәскәрләр арасында Ironstar 113 Kazan 2019 Timerman Cup ярышлары узды. Моңарчы әле Россиядә Европаның иң көчле триатлончыларының көч сынашканы булмаган иде, бу чемпионат бездә беренче тапкыр гына узды.

Казан әлеге ярышларны уздыру хокукына ике ел элек лаек булган иде. Дәгъва белдерүче башка кандидатлардан аермалы буларак, Татарстан башкаласында күпләгән эре спорт чаралары булып торуы аңа җиңүгә ирешергә ярдәм иткән. Быел Россиядә узучы зур чараларның календарена кертелгән әлеге чемпионат бу төрдә беренче чирканчык алу һәм спорт бәйрәме булудан тыш, зур җаваплылык, әзерлек сорый торган чара. Турнирга әзерлек барышында суның сыйфатына зур игътибар бирү таләп ителә, ачык һавада булганга, бу таләпләр тагын да катгыйлана.

Дөньяның көчле триатлетлары әүвәл Казансуда 750 метр спринтер дистанциясенә йөзде, аннан соң 20 чакрым велосипедта узышты, соңгы этапта 5 чакрымга йөгерде. Ел буена әзерләнгән спортчылар өчен, белгечләр әйтүенчә, спортның бу төрендә иң катлаулысы – соңгы өлештәге йөгерү һәм әлеге 5 чакрым булган ара велоузыштагы 20 чакрымлык дистанциядән авыррак икән. Бу ярышларның соңгы этабы булганга гына түгел, ә кешенең физик халәтендәге үзенчәлекләргә бәйле. Россия спортчылары пьедестал баскычына күтәрелә алмады, ләкин алар беренче унлыкка керү бәхетенә иреште. Соңгы этапка хәтле ике россияле беренче бишлектә булса да, соңгысында эзәрлекләп килүчеләргә уздырырга мәҗбүр булды. Триатлонның иң кызыклы ягы да шул – һәркем дистанциянең аерым бер өлешендә көчле һәм ул андый мөмкинлекне ычкындырмаска тырыша. Ир-атлардан Игорь Полянский җиденче урынны яулады, хатын-кызлар арасында Анастасия Абросимова бишенче булды. 30дан артык илдән килгән 200гә якын көчле спортчы арасында беренче унлыкка керә алу, билгеле, бик яхшы күрсәткеч. Беренче урынны исә ир-атлар арасында британ триатлончысы Гордон Бенсон яулады, тагын бер британлы Самюэль Диккинсон – икенче, ә бронза иясе – Әзәрбайҗаннан Ростислав Певцов. Хатын-кызлардан иң көчлесе – Швейцариядән Деррон Жюли, көмеш медаль иясе – Петра Куржикова (Чехия) һәм өченче урында – Тамара Гомез (Испания). 20 илдән килгән һәвәскәрләр арасында ир-атлардан беренче урынны – Евгений Хабаров, ә хатын-кызлардан Анастасия Васильева яулады.

Татарстан данын бу ярышларда Вячеслав Васильев яклады. Күптән түгел Әлмәттә узган Россия чемпио­натында катнашып, биш спортчы Европа беренчелегендә катнашу хокукына ирешкән. Әлмәттә йөгерү буенча иң яхшы күрсәткечкә ия булган Вячеслав Васильевның чыгышын Татарстанның спорт министры Владимир Леонов та югары бәяләгән: «Бу аның шәхси зур нәтиҗәсе, ул Европа беренчелегенең иң көчле 20 спортчысы арасына керде. Алга таба аның белән эшләячәкбез, безнең төгәл планнар бар, ул бүгенге көндә иң өметле триатлончыбыз». Россия җыема командасының тренеры Игорь Сысоев сүзләренчә, Вячеслав Васильев уңышлы чыгыш ясаган, хәтта көтелмәгән нәтиҗә күрсәткән һәм аның бу ярышларда катнашуы очраклы түгел.

Ironstar 113 Kazan 2019 Timerman Cup ярышлары Казанда ел саен уза. Казансудагы йөзү этабы быел 1,93 чакрымны тәшкил итте. Ярышларның икенче өлеше – велоузышта спортчылар башкаланың тарихи урамнары буйлап 90 чакрым араны узды, ә йөгерү дистанциясе исә 21 чакрымга сузылып, Кремль яр буенда тәмамланды. Әлеге «ярымтимер» дип аталган ярышларда 600 кеше үз көчен сынап карады. «Ярымтимер»челәрнең киләсе көч сынашы август аенда Калининградта узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading