16+

Казанда туып - үскән түрәне мошенниклыкта гаепләп тоткарлаганнар

«Ворлдскиллс Россия» генераль директоры Роберт Уразов тоткарланган.

«Ворлдскиллс Россия» генераль директоры Роберт Уразов тоткарланган.

 20 июнь көнне хокук саклаучылар һөнәрләрне һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгы («Ворлдскиллс Россия») генераль директоры Роберт Уразовны һәм агентлык Аппараты җитәкчесе Данир Мөхәммәтҗановны тоткарлады, дип хәбәр итте массакүләм мәгьлүмат чаралары.

Тоткарланганнарны аеруча зур күләмдә ришвәт алуңа шикләнәләр. Россия Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше нигезендә мондый җинаять өчен ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Мәскәү шәһәренең гомуми юрисдикция судлары картотекасыннан күренгәнчә, Уразов 18 сәгатьтә, ә Мөхәммәтҗанов 16 сәгатьтә кулга алынган.

Һөнәрләрне һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгының матбугат хезмәтендә Роберт Уразовның тоткарлануын раслаганнар.
«Без килеп туган хәлдән хәбәрдар һәм хокук саклау органнарына һәм тикшерүгә ярдәм күрсәтергә әзер«, - дип ышандырганнар "Ворлдскиллс Россия" дә.

Роберт Наилевич Уразов 1979 елның 6 февралендә Казанда туган. 2001 елда Казан дәүләт университетын «менеджмент» белгечлеге буенча тәмамлый.

2000 елда «Центроторг»ҖЧҖ менеджеры булып эшли.

2000 елдан 2007 елга кадәр РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлегендә төрле вазифаларда эшли.

2007 елдан 2011 елга кадәр-Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының финанс идарәсе башлыгы.

2011 елдан 2013 елга кадәр-ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары.

2013-2014 елларда-РФ Ерак Көнчыгышны үстерү министры ярдәмчесе. 2014 елда-Стратегик инициативалар агентлыгының «Яшь профессионаллар» юнәлеше директоры урынбасары. 

2014 елдан һөнәри осталыкны үстерү агентлыгының (Ворлдскиллс Россия) генераль директоры, 2020 елда ул һөнәрләрне һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгына әверелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading