16+

Татарстанда «Батыр» исемле батальонын формалаштыру дәвам итә.

Татарстанда «Батыр» исемле батальонын (именной батальон) формалаштыру дәвам итә.

Татарстанда «Батыр» исемле батальонын (именной батальон) формалаштыру дәвам итә.

Аерым исемле укчылар батальоны махсус хәрби операция зонасында азат ителгән территорияләрне саклау белән шөгыльләнәчәк.

Башта «Батыр» батальоны хәрбиләре Самара өлкәсендә сугышчан әзерлек үтә. Аларны тактик медицинага, корал белән эш итәргә һәм башкаларга өйрәтәчәкләр. Хәрбиләр солдатлар өчен уңайлы тулай торакта яшәячәк.

Батальон, нигездә, татарстанлылардан формалаштырыла, әмма анда республикада контракт имзалаган очракта илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә эләгә ала.

Батальон хәрби комендатураның структур бүлекчәсе була, шуңа күрә закон каршында җитди проблемалары булмаган ир-егетләр кандидатлар сыйфатында беренче чиратта карала.

«Батыр» хәрбиләре бер тапкыр 1 миллион сумга кадәр акча алачак. Махсус хәрби операция зонасында аларга ай саен 210 мең сум түләнә. Финанс ярдәменнән тыш, контрактникларга республикада һәм Россиядә гамәлдә булган барлык ташламалар, ярдәм чаралары, үзләренә һәм гаилә әгъзаларына реабилитация гарантияләнә. Хезмәткәрләре контракт имзалаган предприятиеләр аларның эш урынын саклый һәм хезмәт хакы түли, кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итә, хәрбиләрнең гаиләсен опекага ала.

РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр хакында тулырак heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә мөмкин. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау алу пунктына (1 разряд) мөрәҗәгать итәргә була. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, тел. (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8800 222 59 00 номеры яки колл-үзәкнең 117 төбәкара номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading