16+

Казанда Украина террорчыларына ярдәм иткән кешене тоткарлаганнар

 ФСБ хезмәткәрләре Казанда террорчылык Украина формированиесе эшчәнлегенә катнашы булуда шикләнелгән кешене тоткарлаган. Бу хакта Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 ФСБ хезмәткәрләре Казанда террорчылык Украина формированиесе эшчәнлегенә катнашы булуда шикләнелгән кешене тоткарлаган. Бу хакта Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Украина формированиесе эшчәнлегенә катнашы булуда шикләнелгән милләтчелек идеологиясе тарафдары,  Казанда яшәүче 29 яшьлек ир, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге белән берлектә тоткарланды",-диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан террорчылык дип танылган оешма эшчәнлегендә катнашу маддәсе буенча җинаять эше ачылды.

"Чит ил кураторлары кушуы буенча тоткарланган кеше Казан шәһәренең төрле инфраструктура объектларына һөҗүм итү өчен техник чаралар әзерләгән, шулай ук украин милләтчелеге идеяләрен таратуга юнәлдерелгән законсыз акцияләр оештырган", - дип хәбәр иттеләр УФСБның төбәк буенча матбугат хезмәтендә.

Тоткарланганнан соң ир-ат үз гаебен таныган. Ул ВСУ вәкилләре белән хат алышуын сөйләгән, алар аңа тимер юлларда һәм кәрәзле элемтә манараларында диверсияләр ясау бурычын биргән.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading