16+

Казан урамнары дезинфекцияләнә

Казанда махсус дезинфекция чаралары белән урамнарны санитар чистарту эше дәвам итә. Әлеге эш коронавирус таралуга каршы тору өчен көн саен оештырыла.

Казан урамнары дезинфекцияләнә

Казанда махсус дезинфекция чаралары белән урамнарны санитар чистарту эше дәвам итә. Әлеге эш коронавирус таралуга каршы тору өчен көн саен оештырыла.

 

Юл предприятиеләре белгечләре вируска һәм микробларга каршы көрәшүче чаралар кулланалар. Аларның кискен исе юк, тиз очучан, агулы түгел. Шулай ук көн саен җир өсте һәм җир асты кичүләре, тукталыш павильоннары һәм җәмәгать транспорты мәйданчыклары дезинфекцияләнә.

Исегезгә төшерәбез, Казанның юл хезмәтләре тулысынча җәйге эш режимына күчте. Әлеге сезонда җыештыру эшләрендә 280 махсус техника һәм 400 юл эшчесе катнаша.

Фото һәм чыганак: .kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading