16+

Казанда узачак Тукайга багышланган чараларның көн тәртибе билгеле булды

Казанда Габдулла Тукайның 130 еллыгына һәм Туган тел көненә багышланган чаралар уза. 25 апрельдә башкалабызда «Габдулла Тукай һәм төрки дөнья» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция уза.

Казанда Габдулла Тукайның 130 еллыгына һәм Туган тел көненә багышланган чаралар уза. 25 апрельдә башкалабызда «Габдулла Тукай һәм төрки дөнья» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция уза.

Анда Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан кебек республикалардан галимнәр килүе көтелә. Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова әйтүенчә, ул сәгать 9да шагыйрьнең Тукай скверындагы һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана. Островский урамындагы 10нчы йортта истәлек тактасы куелачак. Заманында анда шагыйрь беренче мәртәбә халыкка үзенең «Печән базары яки Яңа Кисекбаш» әсәрен укыган. Сәгать 11дә республика фольклор ансамбльләре катнашында концерт Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янында уза. Шигырь бәйрәме сәгать 12дә башлана. Ә 14 сәгатьтә театр бинасында Тукай бүләге лауреатларына премияләр тапшыру тантанасы була.

Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин Тукайның 5-6 томнары чыгуы турында җиткерде. Тукай энцик­лопедиясе шушы арада нәшриятка тапшырылган. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан шагыйрьләр, язучыларның төрле чараларда катнашуын билгеләп үтте. Алар Яшел Үзән районының Бәчек авылына барып, Тукайның туганы булган Бибисаҗидәнең каберен зия­рәт кылырга җыеналар. Анда да юбилей чарасы үткәрәчәкләр. Шулай ук Арча, Балтач якларында үтәсе чараларда да язу­чылар катнаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading