16+

Казанда XV Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды

Быелгы фестиваль «Kazan Summit 2019» Халыкара икътисади саммит кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик группасы теләктәшлегендә уза.

Казанда XV Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды

Быелгы фестиваль «Kazan Summit 2019» Халыкара икътисади саммит кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик группасы теләктәшлегендә уза.

Фестиваль ачылышына багышланган беренче матбугат конференциясендә катнашучы спикерлар Казан фестиваленең Татарстанда кинематография үсешенә зур өлеш кертүе хакында әйттеләр. Фестивальнең программа директоры, киновед Сергей Леонтьев кинофестивальдә иң беренче урында фильмнар булырга тиешлеге хакында басым ясап әйтте. Казан кино фестивалендә ел да катнашучылар матбугат чараларында, интернетта күбесенчә ачылу һәм ябылу тантаналары хакында сүз куеруы, келәмнән узучыларның күлмәкләрен тикшерү популяр булуын беләләр.
Сергей Лаврентьев әлеге фестивальнең Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев хәерһахлыгы белән барлыкка килүе, Казан фестиваленең чыгымнарын тулаем Татарстан күтәрүе хакында да әйтте. «Бары да Татарстан акчасына эшләнә. Димәк, биредә фестивальнең әһәмиятен, аның регион имиджына никадәр уңай тәэсир итүен аңлыйлар».

 Ул шулай ук быелгы фестивальнең конкурс программасында фильмнарның азрак булуы, аларның җентекләп сайлап алынуы хакында әйтте.
Фестивальнең гаять зур программасына күз салсаң, әлбәттә, фильмнарның күбесен күреп булмаслыгы аңлашыла. Күренекле режиссерлар, актерлар белән очрашулар, матбугат конференцияләре елдагыча күп булачак.

Казан кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова матбугат очрашуында бу хакта әйтеп тә узды. «Тыгыз эш графигына әзер булыгыз», – диде ул. Башка еллардан аермалы буларак, быел чаралар «Казан-экспо» күргәзмәләр залында һәм Казан Кремлендә дә узачак.
Ачылыш тантанасына кадәр Камал театры каршындагы мәйданга җәелгән кызыл келәмнән Татарстан киносының башында торган ветераннар, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова, Мәскәү кунаклары – Россиянең халык артистлары Лариса Удовиченко, Юлия Рутберг, башка күп кунаклар, Татарстан артистлары, режиссерлар, продюсерлар узды.

Тантананы Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин һәм Мәскәү актрисасы Юлия Рутберг алып барды. Фестиваль кунаклары алдында ясаган чыгышында Татарстан Республикасы вице-премьеры Васыйл Шәйхразиев: «Ислам дөньясы өчен мөһим ике зур вакыйганы – экономик саммитны һәм мөселман фестивален бер вакытта уздыру карары кабул ителде. Бу ике чараның бер вакытта, бер яссылыкта баруы алга таба үзенең уңай нәтиҗәләрен бирер. Мәдәни тормышта барган вакыйгалар һәрчак икътисади теләктәшлек таләп итә», – диде.

Моңа кадәр Фестиваль ел да сентябрь аенда уза иде.
Фестивальнең конкурс программасында төрле илләрдән 55 картина катнаша. Жюри рәисе – күренекле казах режиссеры Серик Апрымов. Фестиваль 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Зимфира Гыйльметдинова.
(Фестивальнең матбугат хезмәте мәгълүматларына нигезләнеп)

Фото: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading