16+

Казанда яңа кинотеатрлар челтәре ачыла

30 декабрьдә Казанда яңа кинотеатрлар челтәре - «Синема 5» ачыла. 957 кешегә исәпләнгән сигез заллы кинотеатр «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә эшли башлаячак.

30 декабрьдә Казанда яңа кинотеатрлар челтәре - «Синема 5» ачыла. 957 кешегә исәпләнгән сигез заллы кинотеатр «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә эшли башлаячак.

Биредә 2007 елдан бирле эшләгән «Киномечта» җәй көне төзекләндерүгә туктатылган иде, хәзер исә аның бөтенләйгә ябылуы турында билгеле булды. Кинотеатрның элеккеге идарәчесе Наил Сәгыйдуллин сүзләренә караганда, «Киномечта»ның ябылу сәбәбе - бизнес алып бару шартлары үзгәрү.
Бүген Казанда уннан артык кинотеатрлар челтәре эшли - Grand Cinema, 3D Port Cinema, «Сувар», «Киномакс», «Каро фильм», «Корстон», «Родина, «Мир» һәм башкалар. Ә «Синема 5» челтәре җитәкчеләре, бизнес үз-үзен 7,5-8 ел эчендә аклаячак һәм шуннан соң чиста табыш алачакбыз, дип өметләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading