16+

Казанда яңа рекорд – 11 мең 951 бала туган

2016 елның беренче яртыеллыгында Казанда 11 мең 951 бала туган, дип хәбәр итә "Татар-информ". Бу, узган ел белән чагыштырганда, 429га күбрәк. Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Гүзәл Габбасова сүзләренчә, туу турында теркәлгән актлар саны буенча Татарстан башкаласы Идел буе федераль округының миллион халкы булган шәһәрләр арасында лидер булып тора. Икенче һәм...

Малайларга һаман да Кәрим, Артем, Тимур, Кирилл, Александр, кызларга София, Милана, Виктория, Арина, Азалия исемнәре еш кушыла икән. Сирәк бирелә торган исемнәр - Аристарх, Гәүһәр, Лионель, Мартин, Мариника, Глинерия, Бажена, Любава, Идеал. Гүзәл Габбасова әйтүенчә, быел социаль челтәр аккаунтларында "Исемнәр" атналык рубрикасы оештырылган.

- Ул яшь әти-әнигә исем кушканда ярдәм итә. Бу рубрика популярлыгын арттыра, - диде Гүзәл Габбасова.

Сүз уңаеннан: соңгы ярты елда 4112 яңа гаилә теркәлгән. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, 420гә кимрәк. Гүзәл Габбасова моны яшьләрнең кәбисә елында өйләнешергә шикләнүләре белән аңлата. Алты айда 2360 гаилә таркалырга да өлгергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading