16+

Казанда ярминкәләр гөрлиячәк. Кайда һәм кайчан?

Традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре 18 декабрьдә узачак.

Традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре 18 декабрьдә узачак.

Сәүдә 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр 15 мәйданчыкта алып барылачак.

18нче декабрьдә Казанда традицион шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Казанлылар Татарстан муниципаль районнарының фермерлары җитештергән продукцияне 15 мәйданда 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр сатып ала алачак. Киләсе ярминкә – быел соңгыдан алдагысы, 25-нче декабрьдә соңгысы узачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Татарстанның 22 муниципаль районы, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексының 22 оешмасы катнаша. Казанлылар яшелчә, җиләк-җимеш, ит, йомырка, сөт продукциясен һәм башка товарларны сатып ала.

Авиатөзелеш районы
Вахитов районы
Киров районы
Мәскәү районы
Яңа Савин районы
Идел буе районы
Совет районы
Шулай ук «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр үтенече буенча ярминкә Осиново бистәсендә «Радужный» сәүдә үзәгенең парковкасында оештырылачак.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы товарларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан продукция сату өчен көн саен 8 чатырлы ярминкә мәйданчыгында сәүдә алып барыла: Липатов урамы, 7; Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше; Дементьев урамы, 7, Батыршин урамы, 20; Академик Лаврентьев урамы, 10; Ю.Фучик урамы, 72; Зәкиев урамы, 12 һәм Ломжа урамы, 2. Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading